Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңгыры да, кары да...

23 март - Бөтендөнья метеорология көне Чулпан метеостанциясендә һава торышын 7 кеше күзәтә, шуларның 5се - техник-метеорологлар, алар тәүлек әйләнәсе эшли.

-Метеорологларның төп эше һава торышын фаразлау өчен мәгълүматлар җыюдан, билгеле җирлекнең климатик характеристикасын төзүдән гыйбарәт, - ди Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева. - Узган елда автоматик станция гамәлгә кертелде, ул күпчелек параметрларны үзе үлчи. Экранда барлык күрсәткечләр дә пәйда була: җилнең юнәлеше һәм көче, һава температурасы, дымлылык, басым, явым-төшем күләме.
Шулай ук метеомәйданчыкта параллель күзәтүләр алып барыла, бу контрольлек итәргә һәм алдан аяк киенергә булыша, чөнки элемтәдә өзеклекләр дә булгалый, ут та бетеп торгалый бит. Станциянең күп кенә хезмәткәрләре зур стажлы. Мәсәлән, Иван Тафеев биредә - 18, Наталья Клочкова 16 ел эшлиләр, ә менә техник-метеоролог Надежда Малыгина метеорологик службада 28 ел хезмәт куя инде.
- Быел март явым-төшемгә юмарт булды, 2 атнада айлык норма төште, - ди Н.Матвеева. Һәм бу чик түгел икән әле. - Көчле җил белән кар дәвам итәчәк, температура 0 градуслар тирәсе торачак, ә төнлә -8гә кадәр төшә. 20 марттан астрономик яз башланды...
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан метеостанциясе метеорологлар

2
X