Азык комбинаты ягында шушы көннәрдә коры үләнгә капкан ут аздан гына микрорайондагы гаражларга күчмәгән.
-Шуннан дистәләгән машина, җәяүлеләр үтә, берәү дә янгын сүндерүчеләргә шалтыратмаган. Ярый янгын күзәтчелеге хезмәткәре күреп, вакытында ярдәмгә килә алдык,-ди 125 янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.- Кайбер гаражлар түбәсендәге рубероид эрергә өлгергән иде инде.
Янгын часте җитәкчелеге бу уңайдан халыкка мөрәҗәгать итә: нинди дә булса ут чыганагы күрәсез икән, кичекмәстән 01, 2-22-72 яки 010 (кәрәзле элемтә) телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез!
Нет комментариев