Яшь нурлатлылар Алина Яллина һәм Ольга Бочкарева бассейнга даими йөреп шөгыльләнә
ХӘБӘРЛӘР

Яшь нурлатлылар Алина Яллина һәм Ольга Бочкарева бассейнга даими йөреп шөгыльләнә

​​​​​​​Җәйге чорда суда балалар катнашында килеп чыга торган фаҗигаләр еш кына аларның йөзә белмәгән булуларын күрсәтә.

10 яшьлек Ольга Бочкарева белән 12 яшьлек Алина Яллина июнь аенда “Тулпар” спорт сарае бассейнында өч тапкыр булырга өлгергәннәр. Оля моңа кадәр үк йөзәргә өйрәнгән бул г а н и н де, ш ә һ ә рдә г е бассейннарның берсенә йөреп шөгыльләнгән, ярышларда да катнашкалаганы булган. Ә менә Алина өчен йөзү яңа дөнья кебек, суда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләренә ул бары биредә генә спорт мәктәбе тренерлары җитәкчелегендә өйрәнә башлаган һәм инде шактый уңышлары да бар.

– Бүген өченче тапкыр гына килдем әле, йөзәргә өйрәнеп беттем дияргә була, – дип елмая кыз. Урта Камышлы мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Надежда Григорьева да Алинаның суда үзен инде ышанычлы тотуын сөенеп билгеләп үтә. Ни дисәң дә, Спорт сараеның кече бассейны тирән түгел, йөзәргә өйрәнү өчен менә дигән. Өстәвенә, балалар һөнәрмән тренерлар кул астында шөгыльләнә. Бассейнга сәяхәтләре вакытында исә балаларга үз-үзләрен суда тоту кагыйдәләрен дә тагы бер кат искәртәләр. Укучылар тыелган урыннарда су коенуның авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуыннан да хәбәрдар.

– Андый урыннарда су коенырга ярамый, агым алып китәргә мөмкин. Бассейнда күпкә куркынычсызрак һәм чистарак та, – дип өсти Оля, мөмкинлек булган саен “Тулпар”га киләчәкләрен билгеләп.

“Тулпар”да исә районның 6 авыл мәктәбеннән 15әр кешелек төркемнәр һәр атна саен килеп йөзәргә өйрәнә, йөзә белүчеләре күнекмәләрен арттыра, сәламәтлекләрен ныгыта. Июнь ае дәвамында биредә һәр мәктәп берничәшәр тапкыр булырга өлгергән инде. Спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев әйтүенчә, бассейн июль, август айларында да авыл балалары өчен ачык булачак. Төп максат – аларның барысын да йөзәргә өйрәтү. Ә йөзә белгән бала үзе дә сәламәт, алар өчен әти-әнисенең дә күңеле тыныч булачак!


Нет комментариев