Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яз ташудан гына тормый

Узган атнада республиканың беренче вице-премьеры Равил Моратов видеорежимда Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышын үткәрде.

ТР МЧСы төп игътибарны муниципаль берәмлекләрнең язгы ташуга әзерлекне паспортлаштыруына бирәчәк. "Эшләнелүче паспортлар МЧСның мәшәкате генә түгел, ә ТКХ, юл, энергетика, медицина хезмәтләренең, мелиораторларның һәм башкаларның да күмәк эше, - диде Р.Моратов. - Паспортларны ел саен корректировкалау язгы ташуга бәйле аварияләр яки һәлакәтләр килеп чыкканда тиешле карарларны максималь кыска срокларда һәм кирәкле күләмдә кабул итәргә мөмкинлек бирә", - диде ул.
Шунда ук су басуны булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы булып бозга көл-күмер сибү эшләре тора, һәм бу яктан Нурлат районы яхшы яктан телгә алынды.
"Татарстан Республикасының гид- рометеорология һәм тирә-як мо- хиткә мониторинг буенча идарәсе" ФДУсы начальнигы Сергей Захаров Татарстанда язгы ташуга фаразлар китерде.
Р.Моратов агулы химикатлар, үләт базларына аерата игътибар бирергә чакырды. Утырышта янгын куркынычы чорының да икенче планга калдырылмаска тиешлеге билгеләп үтелде.
Видеокиңәшмәдән соң, сөйләшүне урында райбашкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков дәвам итте. Ул 2011 елда Яңа Иглай авыл җирлегендә язгы ташу белән бәйле хәлне искә төшерде. Шунда ук райбашкарма комитеты җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларына куркыныч зонада булган барлык йортларны да йөреп чыгарга, халык белән әңгәмәләр үткәрергә кушты. Ә янгынга каршы чор уңаеннан, башлыклар бинаны кайгыртсалар, аларга махсус техника да биреп булачак, диде. Шулай ук мотопомпалар, пирслар хакында искә төшерде. Юлчыларга су торбаларын тагы бер тапкыр тикшереп чыгарга, диде, шулай ук бу службаның шәһәрдә чокыр ремонтына кагылышлы эшчәнлегенә дә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссия МЧС Язгы ташу