Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керештеләр. Беренчеләрдән булып чәршәмбе көнне "Сөләйманов Ә.И." КФХсы кырга чыкты - бу көнне алар 41 гектарда күпьеллык үләнгә өстәмә тукландыру үткәргәннәр. Шул көннәрдә районның башка хуҗалыкларында да язгы кыр эшләрен башларга ниятлиләр, шулай ук чәчүлек орлыкларны инкрустацияләү дә бара.
Нет комментариев