Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Юл инспекторлары балалар янында

ЮХИДИ хезмәткәрләре каникулларның беренче көненнән үк профилактик чараларны башлап җибәрде. Лагерьларда әңгәмәләр, уен формасында аралашулар уздыруны гадәткә кертте.

Атна башында шәһәрнең мәктәп яны лагерьларына йөрүче 200 бала өчен Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары "Итагатьсез җәяүле" дип аталган спектакль күрсәтте.
- Бүгенге чара - юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча өйрәтүче материал. Әлеге музыкаль әкият - урман кешеләренең ничек итеп төп геройны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүе турында, - ди юл хәрәкәте иминлеге дирекциясенең Нурлат филиалы җитәкчесе Г.Гыймалетдинова. Бу көнне фонд спектакльгә килүче нәни тамашачыларга үз бүләкләрен дә әзерләгән иде.
- Нигездә безнең районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре ата-аналарның битарафлыгы аркасында килеп чыга. Бу - иминлек каешларын каптырмау, балалар өчен махсус урындыклар булмау, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов.- Скутер темасы - бүген иң актуаль проблема. Яшьләр арасында модалы транспорт чарасы ул. Тик ата-аналар балаларына бу техниканы алып бирер алдыннан яхшы итеп уйлансыннар иде. Аңарда бары 16 яшь тулгач кына йөрергә ярый. Аннан руль артында утырган баланың документы һәм техниканың паспорты булу да мәжбүри, - ди инспектор.
Ә очрашу спектакль карау, сорауларга җавап бирү һәм аралашу белән дәвам итте. Яшь җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге яңалыклар белән дә таныштылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Кариев ЮХИДИ Яшьлђр театры

2
X