“Заречный” сәламәтләндерү лагеренда балалар туклануы аерым контрольдә тотыла
ХӘБӘРЛӘР

“Заречный” сәламәтләндерү лагеренда балалар туклануы аерым контрольдә тотыла

​​​​​​​Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге комиссия “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагеренда санитар нормаларның үтәлешен тикшерде.

Иртәнге сәгать 9 тулып килә. Журналистика һәм лингвистика сменасында ял итүче балалар ашханәгә иртәнге ашка ашыга. Араларында 14 яшьлек сыйныфташлар Камилла Ганиева белән Мария Трубкина да бар. Үсмерләр кулларын юганнан соң, өстәлләр артына узды. Ә анда – токмачлы сөтле аш, бутерброд, кофе эчемлеге һәм банан.

– Мин лагерьга быел 6нчы тапкыр килдем, – диде Камилла ашавыннан аерылмыйча гына. – Барысы да ошый, яхшы ашаталар, тәмле дә. Икенче кичке ашны аеруча көтеп алам – мин яраткан эчлекле камыр ризыклары бирәләр. Камилланың сүзләрен раслагандай, биш минут үтәргә дә өлгермәде, өстәлләр бушап калды.

Балалар туклануының аерым контрольгә алынуы исә очраклы гына түгел, рейд Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, лагерьда туклану шартларын тикшерү максатыннан оештырылды.

 – Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге үткәргән контроль-күзәтчелек чаралары барышында “Заречный” лагеренда туклану продуктларын саклау шартларының туры килмәве ачыкланган иде, төгәлрәк әйткәндә, азык-төлек белән тәэмин итүче поставщик килешүләрсез заявкада күрсәтелгәннән күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш алып килгән булган, – диде территориаль бүлек начальнигы урынбасары Гүзәл Әхмәтҗанова. – Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча административ чаралар күрелде, киләчәктә поставщиклар үз эшләренә намуслырак карар дип ышанасы килә. Бу – иң элек балаларыбызның сәламәтлеге өчен бит.

Комиссия рейд барышында лагерь ашханәсендә булып, туклану процессының оештырылу дәрәҗәсе, биредә тудырылган санитар шартлар белән танышты. Бу юлы бар да тәртиптә иде. – Өстәлләрдә дә, складларда да яраклылык вакыты чыккан, бозылган яисә тыелган туклану продуктлары ачыкланмады, азыктөлек сертификатлар нигезендә тиешле органнарның рөхсәте белән кайтарыла, – диде Линар Маняпов. – Болардан тыш, без балаларның яшәү һәм файдалы ял итү шартларын да карадык, медицина блогында булдык. Роспотребнадзор кагыйдә бозулар тапмады. Балалар алга таба да биредә үзләрен имин һәм уңайлы хис итсен, әти-әниләр аларның сәламәтлекләре өчен тыныч булсыннар өчен, лагерь җитәкчелегенә рекомендацияләр бирелде.


Нет комментариев