Бикүледә файдалы чара узды
Бикүле мәдәният йорты каршында Тәнзилә Әһлетдинова җитәкчелегендә эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәге әгъзалары шул көннәрдә "Чәй - сәламәтлекнең иң яхшы дусты" дип аталган ял кичәсе үткәргәннәр.
- Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан уздырылды, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Тәнзилә Әһлетдинова. - Без түгәрәк өстәл артында чәйнең файдалы үзлекләре турында сөйләштек, үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык. Кайнар чәй, тәмле ашлар артында барган сөйләшү күңелле уеннар, җыр-бию белән үрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев