Татарстанда мошенниклардан шалтыратулар күп керә башлаган, алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсионерларга пенсияләрен цифрлы валютага мәҗбүри конвертацияләү турында хәбәр итәләр икән.
Кырыгалдарлар кармагына капмагыз
Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте шуны искәртә: пенсияләрне цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерү дигән нәрсә юк. Түләүләрне бирү ысулы гражданның гаризасы буенча гына үзгәрә.
Клиентлар хезмәтендә әйтүләренчә, аферистлар шәһәр һәм мобиль телефон номерларына шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм акчаларны “күчерүдән баш тартмасаң”, алар автомат рәвештә цифрлы сумнарда исәпләнәчәк дип куркыталар.
Әлеге ялган процедураны рәсмиләштерү өчен смс аша килгән кодны сорыйлар. Мошенникларның шалтырату максаты шул да.

Клиентлар хезмәте газета укучыларга түбәндәге киңәшләрен бирә:
- Гражданин акчаларын алу һәм саклау ысулы турындагы карарны үзе хәл итә. Пенсияләр элеккегечә үк банк счетына күчә яисә почта бүлекчәләре аша бирелә. Акчаларны алу ысулын кеше үзе сайлый.
- Пенсионерның гаризасыннан башка гына түләүләрнең ысулын беркем дә үзгәртә алмый. “Автомат рәвештә күчерү” һәм “мәҗбүри конвертацияләү” закон белән каралмаган.
- Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга шәхси хәбәрләр язмыйлар һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерү тәкъдимнәре белән шалтыратмыйлар. Алар “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан парольләр, смс аша килгән кодлар һәм банк картасы мәгълүматларын да сорамыйлар. Сезгә шундый тәкъдимнәр белән шалтыратсалар, шунда ук сөйләшүне өзегез, беркемгә дә кодлар җибәрмәгез.
Түләүләр турындагы мәгълүматны рәсми чыганаклар – Социаль фондның сайты, аның социаль челтәрләр һәм МАКС мессенджерындагы рәсми аккаунтлары, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк аша, шулай ук Россия Социаль фонды Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең клиентлар хезмәтендә яисә Күпфункцияле үзәкләрдә шәхсән белешегез.
Нет комментариев