Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 33 нче номерлы бүлекчәсе мөдире Әлфия Сараева шул сорауга ачыклык кертте.
Газета укучыларыбыздан кергән сорауларга Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 33 нче номерлы бүлекчәсе мөдире Әлфия Сараева җавап бирде.
Татарстанда хезмәт ветераннарына нинди ярдәм чаралары тиеш?
«Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендәге 63-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы Законы нигезендә, пенсияләре тиешле федераль законнар буенча билгеләнгән хезмәт ветераннарына ай саен акчалата түләү (агымдагы елда ул 656 сум тәшкил итә), торак-коммуналь хезмәтләре, фиксацияләнгән телефон элемтәсенең абонент линиясе, радио һәм коллектив антенна өчен чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия каралган.
60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар бушлай колак һәм теш протезларыннан (кыйммәтле металлар һәм металлокерамика чыгымнарыннан тыш) файдалана алалар. Болардан тыш, хезмәт ветераннарына навигация чорында шәһәр яны су транспортында һәм 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр шәһәр яны тимер юл транспортында 50 процентлы ташлама белән йөрү хокукы бирелә».
Керем буенча чикләүләр бармы?
«2026 елның 1 гыйнвареннан уртача айлык керем күләме артты һәм хәзер 23 000 сум тәшкил итә. Ярдәм чаралары 2016 елның 1 гыйнварена кадәр билгеләнгән ветераннарга льготалар керемне исәпкә алмыйча бирелә».
Нет комментариев