Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районында комбайннарны кышка әзерлиләр

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләреннән бушаган комбайннарны кышкы саклауга кую белән мәшгульләр. 14-16 октябрьдә исә комбайннарның кышка әзерлеген республика конкурсы кысаларында тикшерәчәкләр.

Шул уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Вәгыйзь Сатдаров тагы бер кат саклауга кую таләпләрен искәртә.

- Урып-җыю техникасы гадәттә елның озаграк вакытында тик тора, шуңа да аның озак хезмәт итүе саклауга дөрес куюга да бәйле, - ди ул. - Инде хәзердән урып-җыю техникасы куела торган биналар, паркларны тәртипкә китерергә, ә комбайннарның эшче органнарын чистартырга һәм юарга, күтәрткечләргә урнаштырырга кирәк. Әгәр техника ачык һавада саклана икән, алдан ук каешларын, җыелма детальләрен, электрон системаларын салдырып, тиешле таләпләргә җавап бирә торган урыннарга урнаштыру таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат комбайннарны кышка әзерлиләр