АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бикколда Нәүруз гүзәлен ачыклыйлар
Биккол авылында Нәүруз бәйрәмен билгеләп үтүне шимбәдән үк башлап җибәрделәр. Бу көнне Биккол мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык авыл халкын, мәктәп укучыларын җыеп Нәүруз бәйрәме үткәрделәр.
-
Биккол мәдәният йортында “Ел хатын-кызы” конкурсы җиңүчеләрен ачыкладылар
Дүшәмбе көнне Биккол авылы мәдәният йортында, традицияне дәвам итеп, "Ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.
-
Биккол авылы мәдәният йортында якташлар очрашты
Күптән түгел авыл мәдәният йортында үткән "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган чара авылдан читтә яшәүче бикколлыларның төрле яклы осталыгын ачып бирде һәм Биккол халкына чираттагы матур бәйрәм күчтәнәче булды.
-
Чулпанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм күңелләрдә якты эз калдырган
Чулпан авыл җирлегендә 8 Март бәйрәме чын мәгънәсендә авыл хатын-кызларын хөрмәтләү, аларның гүзәл сыйфатларына мәдхия уку көненә әверелгән.
-
Шушы яктан, шушы туфрактан без
5 мартта Биккол мәдәният йортында авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүче авылдашлар катнашында зур чара көтелә.
-
Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары мини-ферма төзүгә 200 мең сум күләмендәге субсидия ала
Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша 6 шәхси ярдәмче хуҗалык 2015 елда сөт юнәлешендәге мини-ферма төзүгә киткән чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия ала.
-
Мамык авыл жирлегендә яңа башлык сайланды
Шул көннәрдә Мамык авыл җирлеге Советының чираттагы сессиясе үтте.
-
Татлы тамыр казу төгәлләнә
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында шикәр чөгендере казуны төгәлләп киләләр.
-
Музейда очрашу үзе ачыш булды
Колбай Мораса авылында яшәүче Румия Мөхетдинова 30 ел машина йөртүче булып эшләгән.
-
Туризм авылга күчә
Узган атнада Казанда "Алга авылга! Авыл туризмы өлкәсендә маршрутларны проектлау һәм эш башлау" дигән темага ике көнлек республика семинары узды. Чарада районнан авыл туризмы үсеше белән кызыксынган 4 кешелек делегация катнашты. Семинар эшендә авыл туризмы программалары турында мәгълүматлар җиткерелгән, проектлау буенча тренинглар узган.
-
Колбай Морасада Мостафиннар гаиләсе мәчет капкасын яңарткан
"Игелекле балалар үстергәнсез икән. Рәхмәт яусын үзләренә!" - бу якты көздә Вил абый белән Рәисә апа Мостафиннарга авылдашлар еш әйтә бу сүзләрне. Алдагы елларда мәчетне ремонтлаган, тәрәзәләрен яңарткан Наил, Рафаэль һәм Нил быел Аллаһ йортына яңа капка куйдырдылар.
-
Җыр сөючеләр концерт карый
Бу көннәрдә район авылларында татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Минвәлиев концертлары бара. Биккол, Колбай Мораса тамашачылары "Ярдәмләшеп яшик, хәлләрне белешеп" дип аталган әлеге программаны карарга өлгерделәр инде.
-
Концерт тулы залда үтте
17 октябрь Кычытканлы һәм тирә-күрше авыллар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты белән истә калды.
-
Нурлатның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың кышка әзерлеген тикшерделәр
Бүген район хуҗалыкларының техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтына әзерлеген республика конкурсы кысаларында махсус комиссия тикшерде.
-
Фәрит Нәбиуллин Мәдәният йортына–түбә, якташларына–концерт бүләк итә
"Березовский рудник" ОООсы генераль директоры Фәрит Нәбиуллинның туган авылы Кычытканлы Мәдәният йорты түбәсен ябарга миллион сумнан артык акча бирүе турында язган идек инде. Хәзер түбәне ябу төгәлләнеп килә, районның мәдәни үсеш үзәге ярдәме белән Мәдәният йортының эчендә дә беркадәр ремонт ясалган.