Шәһәрнең 4 нче мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрнең 4 нче мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды

Ул “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Бөтен яхшы нәрсә – балаларга” федераль проекты кысаларында капиталь ремонтланды.

Мәктәп белән дистә елга якын җитәкчелек иткән Салих Вазыйх улы Әюпов өчен биредә берничә ай эчендә булган бу зур үзгәрешләр аеруча кадерле. Чөнки белем бирү учреждениесе тарихының һәр этабы аның күз алдында үткән дияргә дә була. Яшьлек микрорайонында урнашкан әлеге бердәнбер мәктәпнең ничек төзелүен дә, 1987 нче елда тәүге балаларны кабул итүен дә яхшы хәтерли беренче директор. 

“Бүгенгедәй шундый матур, кояшлы көн иде. Яңа мәктәпкә 450дән артыграк укучыны кабул иттек. Ул шәһәрнең иң матур белем бирү учреждениеләренең берсе иде. Хәзер исә ул тагы да ямьләнгән, заманча төс алган, – ди Салих Вазыйхович. – Кабинетлар, коридорлар, балалар өчен тудырылган уңайлы шартларны, мәктәбебезнең шулай күзгә күренеп үзгәрүен күреп чын күңелдән сөендек. Укытучылар рәхәтләнеп эшләсеннәр, ә укучылар уңышларга ирешсеннәр иде”. 

Салих Вазыйхович, белем бирү учреждениесе белән төрле елларда җитәкчелек иткән башка директорлар, ветеран укытучылар мәктәпнең капиталь ремонттан соң тантаналы ачылу чарасына мәртәбәле кунаклар буларак чакырылганнар иде. Гомумән, Белем көне бик күп кунаклар катнашында үтте. Укучыларны әлеге көтеп алынган вакыйга белән район башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин, Нурлат шәһәре прокуроры Илнар Шириязданов, “Татнефть” җәмгыяте социаль программаларны тормышка ашыру үзәгенең Нурлат районы буенча урынбасары Ришат Сафиуллин һәм башка кунаклар котладылар. 4 дистә елга якынлык тарихы булган мәктәп бинасын берничә ай эчендә танымаслык булып үзгәрткән подрядчы оешма җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов һәм төзүчеләр дә бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. 

“1 сентябрь – яңа белем һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ачучы бәйрәм. Бүген районыбызда 30 мәктәп балалар өчен үз ишекләрен ачты, парталар артына 6000гә якын укучы утырачак. Ремонтланган 4 нче мәктәп – безнең аерым горурлыгыбыз. Илебез һәм республикабыз җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм Нурлатта шундый мөһим социаль проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирүләре өчен зур рәхмәтләремне белдерәм”, – дип ассызыклады Дамир Азатович үзенең чыгышында. 

Котлаулар, бүләкләүләр, күңелле җыр-биюләр белән үрелеп барган тантаналы линейкадан соң 43 беренче сыйныф укучысы беренче булып мәктәп бусагасын атлап керде. Биредә бар да үзгәргән: барлык инженерлык коммуникацияләре, җилләтү системалары алыштырылган, стеналар якты төсләргә буялган, коридорлар заманча итеп бизәлгән, кабинетларда яңа җиһазлар урнаштырылган, ишектәрәзәләр яңартылган... Мәктәпнең фасады да яңа төсләр белән балкып, ерактан үзенә тартып тора. Кыскасы, заманча шартларда сыйфатлы белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. 

Боларның барысы да берничә ай дәвамында мәктәпләрен сагынырга өлгергән укучыларда да, капиталь ремонтның тәмамлануын түземсезлек белән көтеп алган әтиәниләрдә дә зур тәэсирләр калдырды. Педагоглар да яңартылган мәктәптә балаларга төрле яклы белем һәм тәрбия бирү өчен әзер. Патриотик стендлар районыбыз геройлары турында сөйләсә, мәктәп музеенда Нурлатның һәм мәктәпнең бай тарихы чагылыш тапкан, биредә үк мәктәпнең махсус хәрби операциядә катнашкан чыгарылышлары истәлегенә почмак та бар. Кыскасы, 4 нче мәктәп яңа мәгариф казанышларына, кыю планнарга һәм иҗади җиңүләргә әзер.
 


Нет комментариев