Нурлат районында гошер сәдакасы җыю башланды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында гошер сәдакасы җыю башланды

Ел саен үткәрелә торган хәйрия кампаниясе кысаларында авыл мәчетләрендә, шулай ук шикәрчеләр бистәсендәге мәчеттә һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә халыктан авыл хуҗалыгы продуктлары җыю оештырыла.

Аңа теләгән һәркем кушыла һәм ярдәмче хуҗалыкларда җыеп алынган уңышының бер өлешен юнәлтә ала. Гошер сәдакасы итеп бәрәңге, кәбестә, кабак, чөгендер, кишер, суган, алма, бал һшм башкалар кабул ителә.

«Җыелган гошер-сәдакасының бер өлеше мохтаҗ һәм аз тәэмин ителгән нурлатлыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, бер өлешен без “Ярдәм-Помощь” хәйрия фондына җибәрәчәкбез”, – дип уртаклашты район мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов.

Гошер – исламда уңыштан түләнә торган сәдаканың аерым төре. Традициянең асылы шунда, мөселманнар сезон дәвамында алынган уңышның уннан бер өлешен (1/10) мохтаҗларга бирергә тиеш.

Агымдагы елның 19 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.


Нет комментариев