Күптән түгел “Нурлат җылылык челтәрләре” һәм “Промочистка” предприятиеләре хезмәткәрләре дә әлее мөмкинлектән файдаландылар.
“Нурлат җылылык челтәрләре” һәм “Промочистка” предприятиеләренең 100ләп хезмәткәре өчен гадәти эш көне һөнәри вазыйфаларын башкару белән түгел, ә медицина каравыннан башланып китте. Нурлат районы үзәк хастаханәсе белгечләре аларга җылылык челтәрләренең “кызыл почмагы”нда күчмә диспансерлаштыру үткәрде.
Менә котельня җайланмасы операторы Виктор Ярушкин да кан анализы тапшырганнан соң, электрокардиограмма төшерү өчен махсус көйләнгән кабинет янына, чиратка килеп басты.
“Җылылык челтәрләрендә 4 нче ел эшлим, – дип уртаклашты ул. – Диспансерлаштыруны эш урынында диярлек оештырулары бик уңайлы, бирегә урнашканчы хастаханәгә барырга туры килә иде. Оешмабыз өчен дә кулай дип уйлыйм, менә хәзер, бөтен кабинетларны үтеп бетергәч, киемнәремне алыштырып, көндәлек бурычларыма тотыначакмын. Югыйсә бер эш көнен хастаханәгә бару өчен сарыф итәргә туры килгән булыр иде. Диспансерлаштыру узмыйча да булмый, миңа 59 яшь инде, сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Нәкъ менә шундый тикшеренүләр вакытында куркыныч авыруларның көчәюен кисәтергә мөмкин диләр бит”.
Диспансерлаштыру үткәрүче шәфкать туташларының берсе Гөлшат Билалова әйтүенчә, коллективларга чыгу күбрәк нурлатлыларны колачларга мөмкинлек бирә икән. Чөнки, Нурлат районы үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы ике елда районыбызның 7 меңнән артыграк кешесе диспансерлаштыру узмаган. Мондый кешеләр еш кына сиздермичә якынлаша торган хроник авыруларны күз угыннан ычкындырырга мөмкиннәр, ә бит алар иң беренче чиратта гомерне кыскарта. Авыру иртәрәк ачыкланган саен, аны дәвалау да нәтиҗәлерәк булачак.
“Кызганычка каршы, хастаханәгә тикшеренүләр узу өчен бөтен кеше дә килми, ә урыннарда, гадәттә, диспансерлаштыру оешкан төстә уза. Агымдагы ел башыннан без мәгариф учреждениеләре, Нурлат УТТсы, “Нурлатнефть”, “Гармония” һәм башка оешмаларда булдык, – дип билгеләп үтте Гөлшат Юнысовна. – Анализлар әзер булганнан соң, биредә үк хезмәткәрләрне терапевт кабул итеп, тиешле күрсәтмәләр бирәчәк, таләп ителгән очракта дәвалау билгеләячәк”.
Диспансерлаштыру – сәламәтлеккә яный торган куркынычны үзвакытында ачыклап, җитди авыруларның көчәюен булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы. Мисал өчен, быел диспансерлаштыру уздырылган 1086 кешедә беренче тапкыр төрле авырулар табылган, әйтик, аларның 523ендә – кан әйләнеше системасы белән бәйле чирләр, 83ендә – шикәр диабеты ачыкланган. 13 нурлатлыда яманшеш авыруы табылган, аларның 11ендә – авыру терелүгә шанс бирүче 1-2 стадиядә.
Диспансерлаштыру “Дәвамлы һәм актив гомер” илкүләм проекты кысаларында ОМС полисы буенча түләүсез үткәрелә. Моның өчен Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасының 115 нче кабинетына килергә яки участок табиб-терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк
Нет комментариев