Нурлаттан Фәтхетдиновлар республикакүләм никах теркәү тантанасында катнашты
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Фәтхетдиновлар республикакүләм никах теркәү тантанасында катнашты

Шул көннәрдә Галиәскәр Камал театрында масштаблы никах теркәү тантанасы булды: ул Татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 45 парны берләштерде.

Бу көнне өйләнешүчеләр арасында Нурлат районыннан Илнар һәм Ангелина Фәтхетдиновлар да бар иде. 

Чара Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының ЗАГС җитәкчеләре катнашындагы Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында узды. Һәр парга ТР Рәисеннән бүләк тапшырылды. Кичә 45 парның беренче туй биюе белән тәмамланды.


Нет комментариев