Апабыз Әлфия Вазыйх кызы Гобәйдуллинаның туган көне – юбилее!
Безнең гаилә өчен иң кадерле, бердәнбер апабыз, сине туган көнең – юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледәнкадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез, оныкларыңның барлык шатлыкларына сөенеп, якыннарыңның игелекләрен тоеп, озын-озак яшәргә язсын сиңа. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Энеләрең Разыйх, Насыйх Шараповлар гаиләләре.
Нет комментариев