Бу хакта Нурлат районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Афанасьева сөйләде.
Бүгенге көндә “Хезмәт ветераны” исеменә кемнәр дәгъва кыла ала?
“Хезмәт ветераны” исеменә пенсия билгеләү өчен исәпкә алына торган хезмәт (иминият) стажы – ир-атлар өчен кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел, яисә календарь исәбендә елларга карап (выслуга лет) пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы булган гражданнар дәгъва итә ала. Бу таләп пенсиясе Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан билгеләнгән кешеләргә кагылмый. Исемне бирүнең мәҗбүри шарты бар, болар – хезмәт стажы, ведомство бүләкләре, мактаулы исемнәр яки грамоталар булу. Мондый бүләкләр булмаса, күпьеллык стаж гына җитми: хезмәт стажы гына “Хезмәт ветераны” исемен алуга хокук бирми, бүләкләрнең булуы да мәҗбүри”.
Бу исемне алуга нинди бүләкләр хокук бирә? Совет чорында бирелгән бүләкләр исәпкә алынамы?
“Сезне 2016 елның 30 июненә кадәр бүләкләгән булсалар, әлеге ведомство бүләге, республика тарафыннан расланган исемлекләргә кертелгән очракта, исем биргәндә исәпкә алына. Бу исемлекләр ике документ белән билгеләнгән: беренчесе – ТР Министрлар Кабинетының 210 нчы номерлы карары (биредә СССР, РСФСР һәм Россия ведомстволары һәм оешмалары санап үтелә, аларның бүләкләре), икенчесе – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2012 елның 29 июнендәге 481 нче номерлы әмере (анда мактаулы билгеләр саналган)»

Исемне ничек рәсмиләштерергә һәм аны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
“Хезмәт ветераны” исемен бирү турындагы гаризаны шәхсән социаль яклау бүлегенә килеп, Күпфункцияле үзәктә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша дистанцион рәвештә тапшырырга мөмкин”.
Моның өчен нинди документлар кирәк булачак?
“Паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документның нөсхәсе; фотосурәт (3х4 см); исемгә хокук бирүче ведомство бүләкләрен раслаучы документларның нөсхәләре (грамоталар, бүләкләрнең таныклыклары һ.б.); ир-атлар өчен кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел хезмәт стажы яисә пенсиягә хокук бирүче хезмәт стажын раслау кирәк булачак. Гариза бирүченең пенсиясе Пенсия фонды бүлекчәсе тарафыннан билгеләнгән булса, стажны аерым раслау таләп ителми – аның турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә соратып алыначак”.
Бүләкнең таныклыгы югалган булса, аны ничек расларга?
“Берничә дистә ел элек бирелгән бүләкне архивтан алынган выписка белән расларга мөмкин”.
Нет комментариев