Җыеннар районның 26 авыл җирлегендә урнашкан 69 торак пунктта ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.
Авылларда 2027 елда үзара салым программасында катнашуга багышланган халык җыеннары башланып китте.
Әмзәлеләр фикер алышкан инде
Әмзә авыл җирлегенә караучы Яңа Әмзә, Иске Татар Әмзәсе, Иске Рус Әмзәсе, Чурабатыр һәм Кызыл Юлда халык җыеннары узарга да өлгергән инде. Халык очрашуларда катнашып, үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен белдергән, шунда ук үзара салым суммасын да билгеләгәннәр.
“Бездә халык үзара салым программасының нәтиҗәле булуын, авыллар файдасына эшләвен яхшы аңлый. Шуңа җыеннарда гадәттә акча җыяргамы, җыймаскамы, дигән сорау тумый да. Ә менә үзара салым акчаларын нинди максатларга тоту турында фикер алышабыз, бу акчалар безгә ел дәвамында авылларны карап тору, төзекләндерү мәсьәләләрендә зур ярдәм итә. Менә киләсе елда да аларны нигездә төзекләндерү эшләренә юнәлтәчәкбез, дип килештек”, – ди авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина.
Киләсе елда да Әмзә авыл җирлегендә үзара салымны 1000әр сумнан җыярга исәплиләр.
“Шөкер, безнең авылларда юл проблемасы юк дип әйтергә була. Ә менә кышкы чорда юлларны кардан, җәйге айларда урамнарны, территорияләрне чүп үләннәреннән даими чистартып торырга туры килә. Үзара салым акчаларына ягулык-майлау материаллары сатып алабыз, урам утларын алыштырабыз. Быел, мәсәлән, авылларда 26 лампа яңага алыштырылды. Шулай ук Яңа Әмзәдә Мәктәп урамына “СИП” сузып, 4 лампа урнаштырдык”, – ди җирлек башлыгы.
Парк ясап куйганнар
Программа кысаларында барлык авылларда ел дәвамында төрле эшләр башкарылган. Иске Татар Әмзәсендә, мәсәлән, акчаларның бер өлешен уңайлы ял итү урыны ясауга тотканнар – узган елда авыл үзәгендә “Татнефть” гранты хисабына урнаштырылган заманча балалар мәйданчыгын коймалап алып, 225 квадрат метрлы парк корып куйганнар.

“2025 елгы һәм быелгы үзара салым акчаларына материаллар сатып алынды, барлык эшләр башкарылды. Авыл балалары һәм әби-бабайларына кунакка кайтып йөрүче сабыйлар өчен менә дигән территория барлыкка килде. Биредә хәзер балаларга рәхәтләнеп уйнарга – төрле корылмалар, әти-әниләр өчен уңайлы эскәмия бар”, – ди Әнисә Фәизовна.
Үзара салым программасы ярдәмендә авылның Муса Җәлил урамыннан Болын урамы ягына чыгу юлындагы күперне яңартканнар, авыл юлларының ватылган урыннарына вак таш салып тигезләп чыкканнар... Авыл җирлеге буенча исә торак пунктларны төзекләндерүгә быел 761 мең сум күләмендә үзара салым акчалары тотылган, шуның 545 мең сумнан артыграгы – дәүләттән өстәмә финанслау чаралары.
Район буенча
Тулаем район буенча алганда исә суммалар миллионнар белән исәпләнә. Быел, мәсәлән, барлык 26 авыл җирлегендә халыктан җыелган 12 миллион сумга республика бюджетыннан 26 миллион сумнан артыграк өстәмә финанслау кайткан. Соңгы биш елдагы саннарга күз салсак, программа кысаларында төрле эшләрне башкаруга 330 миллион сумнан артыграк акча тотылган. Алар юлларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, су белән тәэмин итүгә, зиратларны карап торуга һәм башка төрледән-төрле мөһим эшләргә юнәлтелгән.
Юнәлешләр күп, әмма максат бер – торак пунктларны тагы да уңайлырак итү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Һәм җыеннарда актив катнашып, киләсе елда да үзара салым программасына кушылуны хуплап тавыш бирүчеләр иң беренче чиратта үз авылларының киләчәген кайгырта дип әйтергә була.
Нет комментариев