Нурлат районы комиссиясе ТКХ ИК махсус техникасының кышка әзерлеген тикшерде
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы комиссиясе ТКХ ИК махсус техникасының кышка әзерлеген тикшерде

Районның Торак-коммуналь хуҗалыгы Идарәче компаниясенең автотрактор паркы 14 берәмлек техниканы үз эченә ала.

Кайгырту астында

“Кышкы чорга әзерлек эшләрен тәмамладык дияргә була, – диде предприятиенең баш механигы Илдус Туешов. – Бездә алты МТЗ тракторы, ике “Амкадор”, өч КАМАЗ, аларның икесе – катнаш юл машиналары, грейдер һәм ике мини-төягеч бар. Ике МТЗны сатып алырга район башлыгы ярдәм итте. Техника кулланылган булса да, төзек, эшли. Хәзерге вакытта бер мини-төягеч кенә ремонтта, тиздән ул да сафка басачак. Тракторчылар җитәрлек”. 

Бозлавыкка каршы материаллар да әзерләнгән. Баш механик әйтүенчә, хәзерге вакытта гаражда ком-тоз катнашмасын ясау өчен 60 тонна ком бар. 

Нурлат районы комиссиясе ТКХ ИК махсус техникасының кышка әзерлеген тикшерде

“Бүген тагын 80 тонна китерәчәкләр, 40 тонна тозга заказ бирдек, ул бу атнада кайтачак. Материаллар җитмәсә, өстәмә сатып алачакбыз. Барысы да финансларга бәйле: узган ел комның бер тоннасы 1200 сум булса, быел инде 1330 сум тора. Ягулык-майлау материалларының бәяләре дә артты”, – диде Илдус Туешов. 

145 километр юлга хезмәт күрсәтәләр

Идарәче компаниядә башкарылган әзерлек эшләре предприятие карамагындагы 145 километр шәһәр юлларын, шулай ук тротуарларны, “Үзәк”, “Гаилә”, “Кондырча”, Шашин урамындагы һәм башка паркларны кышын өзлексез карап торырга мөмкинлек бирер дип өметләнәләр. 

“Түбән һәм Югары Нурлат юлларына да хезмәт күрсәтәбез. Кышын юлларны башлыча төнлә белән чистартабыз: көндез юллар һәм тукталышлар транспорт белән тулган була, бу махсус техниканың эшен катлауландыра, – дип дәвам итте баш механик. – Машина хуҗалары үз транспортларын юлларны чистартуга комачаулый торган урыннарда калдырмасыннар иде”. 

Барысы да исәпкә алына

Район башлыгы Дамир Ишкинеев тикшерү барышында иң беренче чиратта техниканы карап чыкты. Ул барлык машиналар, шул исәптән ком сиптергечләр, отваллар, щеткаларның эш хәлендә булуын билгеләп үтте. 

Нурлат районы комиссиясе ТКХ ИК махсус техникасының кышка әзерлеген тикшерде

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов әйтүенчә, Идарәче компания бу кышта ике сменада эшләячәк. Әмма шәһәрнең кышка әзер булуы техниканың төзеклегеннән һәм ком белән тоз запасларыннан гына тормый.

Шәһәрдәге чисталык һәм тәртип – уртак хезмәт. Коммуналь служба хезмәткәрләре кышны каршы алырга әзер, әмма сезонның ничек узуы нурлатлыларның үз шәһәрләренә сакчыл мөнәсәбәтләренә, парковка кагыйдәләрен үтәүләренә һәм тәртип саклауларына да бәйле.


Нет комментариев