“Кояшкай” балалар бакчасында республиканың сигез районыннан килгән педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуда ясалма интеллект куллану мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Балаларны тәрбияләүдә ясалма фәһем ярдәмгә килә
Балалар бакчасында иртәнге гимнастика вакытында яңгырый торган җырда балалар үз исемнәрен дә ишетә. Ул ясалма интеллект ярдәмендә иҗат ителгән. Ә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләрдә сабыйлар тәрбиячеләр үзләре әзерләгән авторлык эш дәфтәрләреннән файдалана, өстәмә материаллар белән QR-кодлар аша таныша. Мондый алымнар педагогларга гадәти дәресләрне балалар өчен кызыклырак һәм мавыктыргычрак итәргә булыша.
Әлеге һәм заманча технологияләрне куллануның башка үрнәкләре белән коллектив балалар бакчасы базасында узган зона семинар-практикумында таныштырды.
Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты
Рәсми өлештән соң мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр “Светофорчиклар” флешмобын тәкъдим итте, шигырьләр сөйләде. Семинарда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова заманча технологияләрнең мөмкинлекләре турында сөйләде. Ясалма интеллект педагогны алыштырырга түгел, ә аңа ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үтте ул.
“Яңалыклардан куркырга кирәкми. Бу семинар да эшебезне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк, әлбәттә инде, балаларга да кагыйдәләрне өйрәнү кызыклырак булачак. Бүген педагогларның эше күп, шуңа күрә ясалма интеллект хезмәтне гадиләштерергә булыша”, – дип билгеләп үтте ул.
Ачык дәрестә тәрбияче Алия Мотыйгуллина юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен үзе әзерләгән эш дәфтәрләрен тәкъдим итте, шулай ук ясалма интеллект ярдәмендә иртәнге гимнастика өчен иҗат ителгән җыр турында сөйләде. Башка педагоглар да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Үрнәк мисаллар бар
Тәрбияче Лилия Вәлиева нейрочелтәрләрне буягычлар ясау, рәсемнәрне җанландыру һәм мультфильм аватарларын әзерләү өчен куллана.
Тәрбияче Зимфира Хәмәтҗанова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнү өчен төрле кушымталар һәм онлайн-ысуллар турында сөйләде. Ә тәрбияче Гөлия Рәхимҗанова кызы Алия белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен өй шартларында да өйрәнергә мөмкин булуын күрсәтте. Мультстудиядә балалар тәрбияче Анастасия Михеева белән бергә өйрәтүче мультфильмнар ясау процессын тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗә ясалды
Семинар светофор рәвешендәге ут кайтаргыч фликерлар ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.
Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, ә “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе һәм районның Дәүләт автоинспекциясеннән Рәхмәт хаты алды.
Нет комментариев