Хәзер хезмәткәрләр тормышында яңа сәхифә башлана – алар гаилә әгъзалары белән бергәләп бүлмәләрне җиһазлау мәсьәләсен кайгыртачаклар һәм уңайлы шартларда беренче гаилә бәйрәмнәрен үткәрәчәкләр.
“Без бик бәхетле!”
Кондратичевлар гаиләсе яңа йортта уңайлы мохит тудыра да башлаган инде. Николай Александрович тормыш иптәше Миләүшә һәм кызлары Елена белән бүлмәләрне җиһазлыйлар һәм торакларын тагын да ямьләндерү турында уйланалар.
“Йорт шәп, терраса ошый – зур, уңайлы, якты. Биредә үземнең иртәләрен каһвә эчүемне күз алдыма китерәм дә инде, өстәл, урындыклар куячакбыз. Без йортыбызны җиһазлый башладык, Яңа елга кадәр күченербез, дип уйлыйм”, – дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Ямзуковлар гаиләсе өчен дә яңа йорт көтеп алынган вакыйга булган. Олег Сергеевич предприятиедә нефть һәм газ чыгару операторы булып эшли, хатыны Елена – педагог, уллары Егор – мәктәп укучысы. Элеккеге өйләре иске һәм кечкенә булган, шуңа гаилә торак программасында катнашу тәкъдимен шатланып кабул иткән.
“Без бергә эшлибез, хәзер күршедә генә яшәячәкбез дә, – диде бирегә күченүче өченче гаилә башлыгы Александр Якушев. – Бик шәп бу! Без бик бәхетле һәм җитәкчелеккә, әлеге ямьле йортларны төзүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез”.
21 йорт төзеләчәк
Торак төзелеше предприятиенең биш еллык социаль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Биш ел эчендә барлыгы 21 йорт төзү ниятләнә. Янәшәдә тагы өч йорт төзелеп килә. Бәхет елмайган гаиләләрне тормышларындагы матур вакыйга белән район башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, “ТНП-Зүзәйнефть” генераль директоры Сергей Щелков, төзелеш компаниясе генераль директоры Сергей Ипеев һәм Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков котладылар.
Бүләкләр дә мулдан булды. Аларны предприятиенең профком рәисе Антон Шартынов тапшырды. Гаиләләр район җитәкчелегеннән бүләкләр, шулай ук кер юу машиналарына сертификатлар да кабул итеп алды.
Нет комментариев