Биредә милли тәрбия бирү буенча төрле яклы зур эш алып барыла.
Фестивальдә – беренче урын
Нурлатның “Чишмәкәй” балалар бакчасында бакча мөдире Альмира Усманова җитәкчелегендә милли тәрбия бирү юнәлешендә педагоглар, балалар һәм әти-әниләрне берләштерүче нәтиҗәле эш системасы уңышлы гамәлгә ашырыла.
Балалар бакчасының музыка залында һәрчак аерым бер күтәренке рух хөкем сөрә. Биредә сабыйлар бәйрәмнәргә әзерләнү белән бергә төрле халык әкиятләрен, көйләрен, традицияләрен дә өйрәнәләр, шул рәвешле балалар күңелендә илебездә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләнә.

Педагогларның иҗади башлангычы астында биредә нәниләр театр сәнгате аша халык авыз иҗаты дөньясы белән дә таныша. Бу тырыш һәм ихлас хезмәтнең нәтиҗәсе дә сөенечле: бакча балалары чуваш телендә сәхнәләштергән “Кабартма” (“Йăва”) әкияте балалар һәм яшүсмерләр театрларының “Сәйяр” республика фестивалендә беренче урынны яулады.
Әлеге спектакльдә төп рольләрне башкарган балалар хәзер инде беренче сыйныфта укый. Шулай да үз сүзләрен әле дә хәтерлиләр, репетицияләр, чыгышлары турында бүген дә рәхәтләнеп сөйлиләр.
Рамина Рәхимова әкияттә төп рольне башкарган. Милләте буенча татар кызы булса да, ул чувашча сүзләрне һәм сәхнә текстын гаҗәеп җиңел үзләштергән.
“Бу әкияттә мин Кабартманы уйнадым, миңа бик ошады! Хәзер дә сүзләрен хәтерлим”, – ди ул.
Әкияттәге роленнән тыш, кызның шигърият өлкәсендә дә уңышлары бар. Ул чуваш телендәге шигырьләрне тиз өйрәнә һәм сәнгатьле итеп сөйли. Җирле шагыйрь Андриян Григорьевның әсәрләрен аеруча яратып башкара ул.
Системалы хезмәт
“Чишмәкәй” балалар бакчасында милли мәдәният һәм рухи тамырларга карата мәхәббәт тәрбияләү барлык төркемнәрне колачлый һәм бу эш эзлекле рәвештә алып барыла. Мәсәлән, Зоя Цыганова “Дуслык салават күпере” түгәрәген җитәкли. Анда балалар районыбызда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен, горефгадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен кызыксынып өйрәнәләр. Ә Светлана Федушкина кечерәк яшьтәге балалар белән эш алып бара, аларны уеннар, такмаклар, әкиятләр аша чуваш мәдәнияте һәм теле белән таныштыра. Эзлекле хезмәт нәтиҗәсендә балалар кечкенәдән үк күптеллелеккә һәм этнографик төрлелеккә ияләшеп үсә.
“Кабартма” әкияте дә әлеге алымның нәтиҗәлелеген раслаган. Анда төрле милләт балалары катнашкан. Тәрбияче Вера Никифорова җитәкчелегендә алар чувашча сүзләр һәм җөмләләрне ятлаганнар, артистлык осталыгын чарлаганнар. Аннары музыка җитәкчесе Әлфия Мингалиева белән бергә халык музыкасы дөньясына чумып, чуваш телендә җырлар, бию хәрәкәтләре һәм элементларын үзләштергәннәр. Нәтиҗәдә, матур яңгырашлы, гармонияле һәм кызыклы әкият килеп чыккан.
“Чишмәкәй”гә йөрүче балалар бәйрәмнәргә төрле телләрдә шигырьләрне дә яратып өйрәнәләр, халык җырларын, милли биюләрне оста итеп башкаралар. Һәр чыгыш үзенчәлекле һәм милли рухта булсын өчен тәрбиячеләр зур тырышлык куя: алар сәхнә киемнәрен дә, һәр детальгә, һәр милли бизәккә аерым игътибар биреп, үз куллары белән тегәләр.
“Балалар театры – бала белән халык зирәклеге арасында гаҗәеп бер күпер ул. Әкият аша балалар чуваш сүзләрен һәм җөмләләрен ятлау белән бергә телнең җылысын, үзенчәлеген дә тоя башлыйлар”, – ди Вера Владимировна.
Баланы халык традицияләрен өйрәнүгә җәлеп итүнең иң үтемле юлларының берсе аны әкият дөньясының актив катнашучысына әйләндерү икәнлеген балалар бакчасы педагоглары әнә шулай үз тәҗрибәләрендә раслый. Беренче сыйныфка укырга кергәч тә балаларның үз рольләрен онытмавы, “Кабартма” әкиятеннән өзекләрне бүген дә ялкынланып сөйләве – аларның хезмәтенә зур бәя.
Нет комментариев