Ватан сакчыларын кайгырту хисе төрле буын нурлатлыларны һәм учреждениеләрне берләштерә.
Уртак максат өчен берләшеп
Шул көннәрдә “Мирас” яшүсмерләр клубында патриотик акция узды. Ул Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, “Ледок” спорт сарае, “Форпост” үзәге һәм “Мирас” клубы хезмәткәрләрен берләштерде. Алар бергәләп махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләүгә багышланган изге эш башкардылар.

“Мирас”ның түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә шөгыльләнүче балалар да хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтә: алар даими рәвештә сугышчыларга рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләре язылган хатларязалар, рәсемнәр ясыйлар.
Өйләренә исән-сау тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп язылган хатларны сугышчылар иң кадерле талисманнарыдай саклый.

Йөрәк җылысы һәм аналар догасы
“Бу эш белән ике еллап шөгыльләнәбез. Камырның һәр кисәгенә, токмачның һәр телеменә йөрәк җылыбызны, изге теләкләребезне һәм аналар догасын салабыз. Бу гади ризык кына түгел, ә туган ягыбыздан кадерле егетләребезгә җылы сәламебез һәм ярдәмебез дә. Тәмле өй токмачыбыз алгы сызыктагы сакчыларыбызга көч өстәсен, туган йорт җылысын һәм безнең аларны һәрвакыт өйләренә кайтуны көтүебезне искә төшереп торсын иде”, – дип уртаклашты “Мирас” муниципаль бюджет учреждениесенең яшьләр белән эшләү белгече Резеда Елауркина.
Токмачның һәр кисәге аерым мәхәббәт һәм тырышлык белән әзерләнә. Бу эштә битараф булмаган җирле халык та катнаша. Алар хәрбиләргә якташларыбызның кайгыртуын һәм җылысын җиткерү өчен күңелләрен биреп эшли.

Алгы сызыкка озатылачак
Тиздән әзерләнгән гуманитар йөк балаларның рәсемнәре һәм хатлары белән бергә алгы сызыктагы сугышчыларга җибәреләчәк. Посылкаларны адресатларга “Хәрби туганлык” хәрәкәте волонтерлары җиткерергә ярдәм итәчәк. Алар махсус хәрби операция зонасына кирәкле әйберләрне һәм туган яктан сәламнәрне даими илтеп тора.
Нет комментариев