Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биккол саламга күмелде

Бу көннәрдә Биккол халкы салам ташып рәхәтләнде.

Бигрәк тә җирле "Тулпар-Агро" хуҗалыгының 100 гектарлы басуындагы уҗым бодае саламына бик сөенде авылның мал-туар тотучылары. Хуҗалык механизаторы Ринат Шәйхетдинов дүрт көн буена пресслап җыйган 70тән артык төргәк бер көн эчендә "юкка чыкты". Моннан тыш, арыш, арпа саламнарын да кирәк кадәр алып кайттылар булдыклы хуҗалар. Кыскасы, кем ничек һәм нәрсә белән булдыра, саламны ташып рәхәтләнде генә. Ә менә "Тулпар-Агро"ның урып-җыю һәм башка эшләрдә мәшгуль булган хезмәтчәннәренә салам ташуны хуҗалык җитәкчелеге үзе оештырды.
- Хуҗалыкта мал-туар тотылмагач, бөтен салам халыкка булачак. Шуңа быел бернинди ведомость та төзелмәде, исәп тә алып барылмый: кем күпме тели, шулкадәр салам ташый ала, - диде "Тулпа-Агро" хуҗалыгы агрономы Фәрит Сираҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат