Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бикүлеләр ветераннарын котлый, олыларга ярдәм итә

Бикүле авылында бу көннәрдә ике зур юбилей.

Сугыш ветераны Вәлимөхәммәт бабай Миннеголов бүген, Нургаян әби Сәгыйрова 19 гыйнварда үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Бу елның ноябрендә тагы бер юбилей көтелә авылда - сугыш ветераны толы Минҗиһан әби Мусина 100 яшьлек гомер бәйрәменә якынлашып килә.
Авыл халкы бердәм булып гыйнварның беренче көннәрендә янгыннан зыян күргән имам-хатыйб Шәрифулла Камалтдиновның өен ремонтларга булыша. Халыкның уртак тырышлыгы белән өйне янгыннан саклап кала алганнар, соңрак зыян күрүчегә акчалата ярдәм оештырганнар, өмә белән өйнең түбәсен япканнар, бүгенге көндә вак ремонт эшләре белән мәшгульләр. Авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, почта бүлекчәләре хезмәткәрләре Шәрифулла аганың өй эчен тәртипкә китерергә дә булышканнар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X