Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Чираттагы җыен Мамыкта булды

Җирлек башлыгы Алия Ахуньянова хисап чыгышында авыл тормышына тулы күзәтү ясады, аны Мамык балалар бакчасы мөдире Л.Тараненко һәм урта мәктәп директоры Л.Тришина тулыландырды.

Авыл тулы канлы тормыш белән яши: биредә урта мәктәп, балалар бакчасы, табиблык амбулаториясе, ике китапханә, "Ягуар" спорт мәктәбе һ.б.лар бар, һәм аларның көйле эшләвендә гомер-гомергә "Татнефтепром"-"Зүзәйнефть" ААҖнең дә өлеше зур булды. Заманча мөмкинлекләр һәм уңайлыклар Мамыкка да үтеп кергән: телефон, Интернет, интерактив телевидение кебек замана казанышларының уңайлыкларын күпләр тоярга өлгергән. Шул ук вакытта гаилә фермалары барлыкка килгән, 10 яшь гаилә соңгы 3 елда йорт салып чыккан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә быел гыйнварда гына да 7 тәкъдим каралган, үз эшләрен ачу өчен ЦЗН аша субсидия алучылар да 13әү. Халыкның иҗтимагый активлыгы артуга авыл җирлеге җитәкчелеге дә бик теләп ярдәм итә.Мамык халкының тагы бер игелекле гамәлен ассызыклап үтү кирәк - биредә 6 гаилә 28 балага ата - ана җылысы бирә. Халыкның бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге соңрак мәктәп директоры Л.Тришина чыгышында да рәхмәт сүзләре белән искә алынды, мәктәпне ремонтлауда ата - аналар бик теләп ярдәмгә килә икән. Ә әлеге ярдәм мәктәпкә бик кирәк - ничә елларга сузылган түбә проблемасы район җитәкчелеге ярдәме белән яңартылса да мәктәпне җылыту бик авыр икән әле. Җыелышта катнашкан район башлыгы Н.Шараповның Мамык мәктәбенең быелдан ремонтланасы уку йортлары исемлегенә кертелүен әйтүе тәрәзәләрне алыштыру, коммуникацияләрне яңарту кебек зур мәсьәләләрне хәл итәр иде , дигән өмет уятты. Проблема балалар бакчасында да бар булып чыкты - кысанлык, әмма анысына шунда ук чишелеш тә табылды - "Зүзәйнефть"нең генераль директоры Ш.Яһудин бина бирергә булды, район җиһазлар белән ярдәм итәргә ышандырды. Шамил Габделхәевич "Ягуар" мәсьәләсендә дә сүзне шулай кыска тотты: без аны башладык,без аның гомерле булуы өчен дә тырышачакбыз, диде. Таяныр җилкә булганда, авылга яшәве күпкә җиңел шул!
Авыл җыенында район башлыгы Наил Шарапов та чыгыш ясады. Район тормышына кагылышлы саннар белән беррәттән, ул мамыклылар өчен әһәмиятле яңалык - Сөлчә елгасы аша күперне төзекләндерү хәбәрен дә җиткерде. Ул катнашучыларның үзәк урамга хәрәкәтне чикләүче "яткан полицейскийлар" кую тәкъдимен дә хуплады. Авыл эчендәге юллар мәсьәләсе мамыклыларны да борчый булып чыкты, бу уңайдан республика һәм федераль программаларга өмет баглануы искәртелде.Җыен барышында болардан тыш та сораулар керде, җаваплар алынды, халык район җитәкчелеге белән турыдан - туры аралашу мөмкинлегеннән канәгать калды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат авыл Мамык ќыеннар

2
X