Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Чулпанның үз янгын сагы бар

Чулпан авылының янгынга каршы службасы моннан өч ел элек оешкан булган

Шул чор эчендә аларга үзебез районнан тыш, Самара өлкәсендәге янгыннарга, төрле һәлакәтләргә шактый чыгарга туры килгән. Бу хакта Самара өлкәсенең янгынга каршы службасы идарәсе начальнигы урынбасары Н.Кичайкин имзалаган Рәхмәт хатлары да сөйли. Сосновка авылындагы мунча яну вакыйгасына да, Елаур авылы янындагы юл-транспорт һәлакәтенә дә Чулпан авылының янгынга каршы пост хезмәткәрләре чыккан. Көннәрнең кызу торуы да, коры үләнгә ут төртүләр дә янгын сагы хезмәткәрләренә байтак мәшәкать тудыра. Шуңа да биредә эшләүчеләр эшне "синеке-минеке"нә бүлеп торырга күнекмәгән. Районның кайсы гына торак пунктыннан сигнал керсә дә, санаулы минутлар эчендә ярдәмгә кузгалалар коткаручылар.
Диспетчерлык бүлмәсе исә хәрби объектны хәтерләтә. Бинага бары пропускны гына күрсәтеп керәсе. Хезмәткәрләр дә бик җитди.
- Универсиада чоры белән бәйле, - дип аңлатты ситуацияне янгынга каршы аерым пост начальнигы Хәлил Тәмаев. - Хәер, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да ярдәмгә чыгарга әзер булырга тиешбез. Шуңа да мондый эштә бары һөнәрмәннәр генә эшләргә тиеш. Янгын, һәлакәтләр вакытында кеше гомерен санаулы минутлар алып китәргә мөмкин, без секундлар эчендә ярдәм итеп өлгерә алабыз икән, димәк, безнең служба юкка оешмаган.
Заманында Чулпан картлар йортының кухня бинасында оешкан аерым пост узган ел тагын да киңәйгән. Хезмәткәрләр үз көчләре белән "ЗИЛ - 131" машинасы сыярлык гараж да төзеп куйганнар әле.
- Авылыбызда янгынга каршы служба бик вакытлы оешты, - ди авыл җирлеге башлыгы Хафиз Ситдыйков. - Янгын сүндерүчеләр шәһәрдән авыл җиренә кадәр килеп җиткәнче, сәгатьләр уза иде. Аннан 10 кешегә эш урыны да булды бит әле...
Хезмәткәрләрнең җитди, төгәл булулары аңлашыла, әлбәттә. Аларга санаулы вакытлар эчендә дөрес карар кабул итә белергә, тәвәккәл эш итәргә туры килә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат МЧС Чулпан авылын янгын сагы