Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Көрнәле Әмзәне Дәүсовет депутаты - якташыбыз Фәрит Мифтахов сулы итмәкче

Кече авылда зур су булдыру нияте узган шимбә көнне җаваплы затларны Көрнәле Әмзә авылына очрашуга җыйды

Очрашуны ТР Дәүләт Советы депутаты, шушы авылда туып үскән һәм күп игелекле эшләре белән мәгълүм меценат Фәрит Мифтахов авылдашлары мөрәҗәгатеннән соң ниятләгән. Эш шунда, Көрнәле Әмзәдә элек мул сулы күл булган, әмма еллар үтү белән ул кипкән, һәм авылда су проблемасы кискен килеп баскан. Фәрит Фаизович мөрәҗәгатьне "Татмелиорация траст компаниясе" ААҖ директоры Әнвәр Залаковка җиткергән. Әлеге җаваплы затлар һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов катнашында узган эшлекле очрашу шул проблеманы уртага салып хәл итү максатын күздә тотты да. Биредә авыл халкына гына түгел, киләчәктә республика хөкүмәте алып барган сугарулы гектарларны арттыру сәясәтенә дә хезмәт итәрлек плотина булдыру реаль эш буларак билгеләнде.
××××
Фәрит Мифтахов, Әнвәр Залаков, Наил Шарапов һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Көрнәле Әмзәдәге эшлекле күрешүдән соң авылдагы "Әминә" мәчетендә мөселманнар белән дә очраштылар. Ильяс хәзрәт изге Рамазан аенда мөселманнар арасында традицион ислам кануннары турында вәгазь сөйләде. Фәрит Мифтахов Әнвәр Залаковка авылдашлары исеменнән "Шәхесләребез" сериясеннән нәшер ителгән "Габдулла Кариев" басмасын һәм Татарстанда мәчетләр турында чыккан җыентыкны бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Габдулла Кариев Кљрнђле Ђмзђ ТР Дђњсоветы Фђрит Мифтахов