Нурлат фермерлары уку уза
21 марттан 25енә кадәр "Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институты" базасында оештырылган квалификация күтәрү курсларында белем алучылар арасында Нурлаттан да 5 фермер бар.
Болар - "Эш башлаучы фермерларга ярдәм", "Гаилә фермаларын үстерү" программаларында катнашучылар. Курсларда фермерлык хуҗалыгын алып бару, авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләрен өйрәнү, табыш һәм чыгымнарны исәпләү һәм башка мәсьәләләрне өйрәнү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев