Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлатның Биккол авылы Яңа елны “бизәнеп” каршылый

Биккол авыл җирлеге башкарма комитеты Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан игълан иткән шәхси йортларны бизәү конкурсына авыл халкы быел да бик теләп кушылган.

Бүгенге көндә авылның дистәләгән йорты Яңа елны кардан ясалган фигуралар, төсле утлар белән каршы ала. Бәйрәм кәефе әле авылга керү юлындагы беренче урамда ук сизелә - олы юл буенда Сәфәргалиевлар, Таһировлар, Гайфуллиннарның өйләре төсле утларга күмелеп утыра, шунда ук Кыш Бабай, Кар кызы сыннары авылга килүчеләрне сәламли. Янәшәдәге урамда Әсхать һәм Рәмзия Галимовларның өйләре чын әкият йортын хәтерләтә, ә авыл үзәгендә Фәнис һәм Гөлназ Гәрәевлар йорты янәшәсендә төсле утлардан чыршы балкый. Гомумән, конкурска әзерлек барышында һәркем үзенең иҗади фантазиясен эшкә җиккән, чөнки Яңа ел кәефе әнә шундый күңелле мизгелләрдән җыела бит. Авыл конкурсында җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны да бүген авыл клубында үтәчәк Яңа ел бәйрәмендә котларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат