Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлаттан ике авыл җирлеге яңа машиналы булды

Бүген Биккол һәм Богдашкино авыл җирлекләренә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов ВАЗ-21214 "Нива" автомобиле ачкычлары бүләк итте.

Әлеге бүләккә бу авыл җирлекләре республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үтүче смотр-конкурста җиңү яулап ирештеләр. Бүген Казанда Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта узган тантаналы чарада конкурста җиңү яулаган 86 муниципаль берәмлек һәм 14 муниципаль учреждениегә шундый бүләкләр тапшырылды.
Быел смотр-конкурска 189 заявка кергән булган. Җиңүчеләрне сайлап алганда авыл җирлегендәге керемнәрнең үсеш темпы, халык саны үсеше динамикасы, мөгезле эре терлек саны, төзекләндерү буенча чаралар, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, төрле программаларны тормышка ашыруда актив катнашу һ.б.лар исәпкә алынган. Авыл җирлекләре башлыклары Рамилә Әхмәтшина һәм Зоя Михайлова җиңүне Республика көне уңаеннан зур бүләк дип саныйлар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X