Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Сандимировларга табигать “йөрәк” бүләк иткән

Безнең укучыбызның кулындагы "йөрәк" - табигать бүләге. Бәрәңгенең шундый бормалы-сырмалы формаларын Богдашкино авылындагы Сандимировлар гаиләсе үз бакчаларындаа үстергән.

- Без элек моңа игътибар бирми идек. "Йөрәкле" бәрәңге улыбыз Максимга аерата ошады, - дип сөйли күп балалы ана. Нәкъ менә ул әлеге табышны редакциягә алып килүне һәм "Дуслык" укучыларына күрсәтүебезне сорады да инде. Максим табигать могҗизасын яхшы фалга юрый.
Сандимировларның йорт яны бакчасы кечкенә түгел - 25 сутый. Уңышны да әйбәт кенә җыйганнар, гаилә белән эшләгәннәр. Олы кызлары - 15 яшьлек Влада, 10 яшьлек Максим һәм 2,5 яшьлек нәни София әти-әниләренә уңышны казырга да, җыярга да булышканнар. Алар да бу гаҗәеп табигать бүләген гаиләгә, һичшиксез, уңыш китер дип уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат