Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Аерылышулар арта, кешеләр кими

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Агымдагы елның шул чорына районда 655 бала дөньяга килгән, 939 кеше үлгән.
- Өйләнешүчеләр саны узган елга караганда азрак, - ди ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина. - Бу - шәһәрдә яшьләргә никахлашу өчен заманча шартлар булмау белән дә бәйле. Күп яшьләр никахларын зур шәһәрләрдә терки башлады. Соңгы елда аерылышучылар саны да артты. Быел 213 пар. Никахсыз бала табучылар да бар: районда быел 121 бала шулай туды.
Һөнәри дата уңаеннан район авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары катнашында узган видеокиңәшмәдә тармактагы уңышлар һәм проблемалар турында уртага салып сөйләшенде. Шунда ук Гөлшат Евлахина бер төркем авыл җирлекләре хезмәткәрләренә район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын да тапшырды. Алар арасында Төрнәс авылы җирлеге башлыгы урынбасары Любовь Малышева, Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков район башлыгының Мактау грамоталарына ия булды. Сәләнгеш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Татьяна Ерхова, Урта Камышлы, Елаур авыллары җирлекләре башлыклары Надежда Баймяшкина, Галина Кульметьевага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат