Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

АВЫЛ ӨСТЕНДӘ СЕРЛЕ УТ ЙӨРИ

Яңа Иглай авылы өстендә күренгән серле утлар халыкның бер өлешендә кызыксыну уятса, икенче өлешен пошаманга салган.

Ноябрь анда күк йөзендә пәйда булган йолдыздан зуррак, яктырак бу җисемне авылның байтак кешесе күзәткән. Ярты сәгатьләп яктырып торганнан соң, акрынлап эреп юкка чыга икән үзе. Нәрсә бу, чит планетада яшәүчеләрнең авылга визитымы? Әллә күк җисеме шулай якынаямы? Ә бәлки?..
Бәлки дигәндә авыл кешеләре тантаналар уңаеннан күккә җибәрелә торган кытай фонарьларын күздә тоталар булып чыкты. Бер яктан Нурлатка, икенче яктан Самара район үзәкләренә янәшә урнашкан бу авыл кайдадыр узган мәҗлес уңаеннан җибәрелгән фонарьны күзәтү өчен бик кулай төбәк ләбаса.
Кыскасы, авыл халкы күренешне төрлечә фаразлый. Ә теге җемелдәвек соңгы араларда күренми ди әле. авыл кешеләренә уйланырга җим биреп китүе генә булгандырмы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Иглай