Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Нурлат районының ике – Колбай Мораса һәм Елаур авылларында полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ – торак комплекслары ачылды

Өй туйларын билгеләп үтүчеләргә тантаналы шартларда йорт ачкычларын район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров һәм Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр службасы полковнигы Дамир Динниулов тапшырды.

- Без - Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме һәм МВД инициативасы буенча Россиядә шундый коплекслар төзүне беренчеләрләрдән башлаган төбәк, - диде Дамир Динниулов. -Агымдагы елда республикада шундый 84 комплекс ачу планлаштырылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров районда әлеге программаның кыска вакытларда гамәлгә ашырылуын хәбәр итеп, Республика җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Әлеге йортлар хуҗаларына бәхет алып килсен, ә полициянең участок пункты халыкка файда китерсен, - диде ул үз чыгышында.
Тантаналы шартларда Колбай Мораса авыл җирлегенең участок уполномоченные Илдар Зәйниев район башкарма комитеты һәм Татарстан МВДсы җитәкчеләреннән торак һәм административ биналарны берләштергән йорт ачкычы гына түгел, автомашина ачкычы да алды. Моннан тыш, районда полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ - торак комплекслар төзүчеләр - "Строитель" һәм "Дорстройинвест" җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм Росссия МВДсының Нурлат районы участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Хисмәтов Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
- Нәкъ менә служебный транспорт булганда гына халыкның барлык гозерләренә, зарларына үзвакытында чара күрергә мөмкин, - диделәр җитәкчеләр яңа уңайлыкларны билгеләп.
Бүген өй һәм эш өй туйларын билгеләп үтүче Колбай Мораса һәм Елаур авыллары участковыйлары Илдар Зәйниев һәм Ринат Төхвәтуллин карамагына 6-12 авыл керә икән. Колбай Мораса һәм Елаур участок пунктлары мондый объекътларны күптән көткән булган. Комлекслар бик урынлы урнашкан: янәшәдә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат