Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Бумеранг-2013” конкурсы Нурлат журналистларына да җиңүләр китерде

Кичә, 19 декабрьдә "Бумеранг-2013" наркотикка каршы пропаганда буенча VII республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Наркоконтроль буенча Федераль службаның ТР Идарәсендә узган тантаналы чарада республиканың кырыклап журналисты һәм иҗат коллективы бүләкләнде. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында Нурлат массакүләм-мәгълүмат чаралары да бар иде. "Нурлат" ТРКсы коллективы "Район һәм шәһәр матбугат чараларында антинаркотик юнәлештәге телевизион сюжетлар циклы" номинациясендә - I, "Дуслык" район газетасы "Спорт наркотикларга каршы" номинациясендә III урын алдылар.
Шул ук көнне "Татмедиа" агентлыгында республика журналистлары өчен "Татарстан Республикасында наркотикка каршы эшчәнлекне яктырту" темасы буенча семинар да узды. Анда республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницикий, шулай ук ФСКН идарәсе, Роскомнадзор вәкилләре катнашты. Алар наркотикка каршы пропаганда темасын яктыртучы журналистларга бу өлкәдә профессиональ киңәшләрен, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр, шулай ук күпсанлы сорауларга да даваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат