Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәмгә килегез

30 август - Татарстан Республикасы көне Нурлатта бәйрәм чаралары белән узачак.

Бәйрәм программасы иртәнге 10нан башлана. 10.00-13.00гәчә шикәрчеләр бистәсе стадионында спорт-масса чаралары узачак. Футбол буенча блиц- турнир, балалар һәм олылар арасында ату буенча турнир, картингчыларның күрсәтмә чыгышы, "Минем шәһәр - буяуларда" дип аталган конкурс-уен програмvасы, ир-атлар арасында волейбол, мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар.
Ә 17.00дән 19.00гача үзәк мәйданда "Балачак дөньясы" дип аталган шәһәрчек эшләячәк. Концерт программасы, "Ватаным минем - Татарстан" дип аталган уен, викториналар, асфальтта рәсемнәр конкурсы үтәчәк, батут эшләячәк. Шунда сәүдә мәйданчыгы да җәелдереләчәк. Шәһәр Мәдәният сараенда "Татарстан: кичә һәм бүген", "Исемең дә синең - гүзәл исем, моңлы газиз Нурлы атым" дип аталган фотокүргәзмәләр оештырылачак. Чара кичке 10да бәйрәм концерты белән төгәлләнәчәк.

Реклама

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X