Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чарасызлыктан Нурлатта кунак булганнар

Саратовта хезмәт итүче улларының присяга кабул итүеннән кайтып баручы Әгерҗе гаиләсенә ике көн Нурлатта да "кунак булырга" туры килгән. Эш шунда, гаилә башлыгы Саратовтан кайтканда, Федераль трассадагы ягулык салу станцияләренең берсендә "Киа" машинасына дизель ягулыгы салдыра.

Күрәсең, аның сыйфаты шуның кадәр генә булган: озак та үтми, машина чыгымчылый башлый. Көч-хәл белән Нурлатка кайтып җиткән гаилә бер тәүлек трактирда кунарга мәҗбүр була, икенче көнне аларга 125 янгын часте ярдәмгә килә. Хатыны белән кызын Яр Чаллы автобусына утыртып җибәргән хуҗаның машинасын җылы гараҗга кертеп, часть хезмәткәре Минәхмәт Камалетдинов һәм электрик-мастер Рамил Вәлиев төне буе аңа ремонт ясыйлар. Кичә, ниһаять, хуҗа игелекле янгынчыларга рәхмәтләр әйтеп кайтыр юлга кузгала. Ә менә ягулык салу белән киләчәктә саграк булырга дигән нәтиҗәгә килә: иң ышанычлы ягулык үзебездә, Татарстанда икән, ди моңа кадәр машина һәм ягулык белән бер проблеманы белмәгән әгерҗеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат