Бүген, 13 августта район башлыгы Равил Кузюров "Промочистка" ОООсының чистарту корылмалары комплексында булды.
Бүгенге көндә комплекста агымдагы ремонт эшләре бара. Казанның "Форполимер" җәмгыяте белгечләре блоклы сыешлыкларны ремонтлау белән мәшгульләр, бу эшләре ике линиядә башкарылачак. Тиздән исә чистарту корылмалары комплексы базасында республика семинар-киңәшмәсе көтелә. Анда ТРның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, үзкөйләнешле оешма вәкилләре катнашачак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама әйтүенчә, киңәшмәдә чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләсе дә күтәреләчәк икән.
- Бу реконструкция комплексны заманча һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүче нанотехнологияләр ярдәмендә үзгәртеп коруны күздә тота, - диде Рөстәм Карама.
Район башлыгы Равил Кузюров чистарту корылмалары комплексының хокукый формасы да үзгәрәчәк, диде. Тиздән комплекс район башкарма комитеты юрисдикциясенә күчәчәк.
Нет комментариев