Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпанда Җиңү бәйрәме уңаеннан пушкадан залп бирделәр

Кайда-ничек, ә менә Чулпан авылында яңа ачылган ял итү паркында Җиңү бәйрәме уңаеннан пушкадан... залп бирделәр.

Пушка - Чулпан хыялые Әнвәр Насыйбуллинның чираттагы могҗизасы. Чын сугышчан 76лы калибрлы пушкага охшатып, компьютердан карап аны шул авылдагы янгын часте формированиесе хезмәткәре Газимҗан Вәлиев эретеп ябыштырып ясаган.
- Алтын куллы ул, теләсә нинди көнкүреш техникасын төзәтеп бирә, һәр эшне булдыра,-ди Әнвәрнең җәмәгате Наилә ханым. Шулай берсенең хыялы, икенчесенең кул осталыгы белән авылда янә дә бер истәлек барлыкка килгән. Әлегә аның белән урамнан үтеп йөрүче малайлар кызыксына, ә авыл паркы ачылгач - ә аның вывескасына кадәр әзер инде, ул тынычлык һәм иминлек теләп анда үз урынын алачак.
-Туп тавышлары, үлем, кан-яшь башка кабатланмасын, - диләр салкын коралның бары экспонат булуын гына теләп аның авторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат