Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Дару сатуга рөхсәт кирәк

Авыл җыеннарында халыкны дару препаратлары белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар еш керә:"Авылыбызда фельдшер-акушерлык пункты бар, ә даруларга тилмерәбез.

Бер кап баш даруы алу өчен генә Нурлатка барып булмый бит инде," - дип мөрәҗәгать иттеләр Зирекле авылында яшәүчеләр Биляр Озеро авылы җыенында. Әлеге сорауны без "Татмедфарм" РУПы 94нче үзәк район даруханәсе мөдире Илдар Зәкуановка юлладык.
- Райондагы фельдшер-акушерлык пунктының бары өчесе - Киекле, Яңа Иглай, Зүзәй ФАПлары гына узган ел тормышчан кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратларын сатарга лицензия алдылар, калган ФАПларның бу эш белән шөгыльләнергә рөхсәтләре юк. Әмма барлык ФАПлар да хезмәткә түләүнең дисконт системасы буенча эшлиләр. Икенче төрле әйткәндә, алар халыктан дару препаратларына заказлар җыялар да бездән аларга алып кайтып тапшыралар. Моның өчен хезмәткәрләргә дару бәяләреннән 10 процент ташлама ясала. Шул рәвешле халыкның даруга булган ихтыяҗын канәгатьләндрү ФАП хезмәткәрләренең активлыгыннан тора. Безнең белән Кизләү, Якты Күл, Кычытканлы, Иске Әлмәт, Киекле, Яңа Иглай кебек ФАПлар бик актив эшлиләр.
- Ә ФАПларда бик тәҗел очраклар өчен сатарга дару тоту да ярамый торган хәлме?
- Без андый рөхсәтне бирә алмыйбыз.
Сорауга Нурлат район хастаханәсе баш табибының дәвалау буенча урынбасары Мансур Галимовның да җавабын өстисе килә:
- Бездәге 51 ФАПның 3сендә даруханә пункты бар хәзер, 35е дисконт системасы буенча эшлиләр. ФАПларга халыкка беренчел ярдәм күрсәтү өчен район үзәк хастаханәсе даруханәсеннән иң кирәкле препаратлар, бәйләү һәм инъекция материаллары да җибәрелә. Февральнең беренче чәршәмбесендә барлык ФАП мөдирләрен дә җыеп, дисконт системасы буенча эшләүне активлаштыру турында сөйләшәчәкбез. Быел тагы ике ФАПка тормышчан кирәкле дару препаратларын сату өчен лицензия алу хәстәрен күрү планыбызда. Әмма якындагы өч елда барлык ФАПларга да лицензия алачакбыз, дип әйтә алмыйбыз, чөнки моның өчен аларда билгеле шартлар булуы кирәк. Халыкны дару препаратлары белән тәэмин итүнең мондый системасы халык өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайсыз булуын аңлыйбыз, бу мәсьәлә бездә генә түгел, башка районнарда да күтәрелә. Бәлки ул озакка сузмыйча республика дәрәҗәсендә уңай чишелеш табар, дигән өметебез дә юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат