Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әдәби берләшмә утырышка җыелды

Бүген "Дуслык"("Дружба","Туслах") район газетасы каршында эшләп килүче "Нурлы як" әдәби берләшмәсенең Габдулла Тукай туган көненә багышланган традицион очрашуы булды.

Җирле авторларыбыз иҗат елларына хисап тоттылар, киләчәккә ниятләре белән дә уртаклаштылар.Сөйләшү барышында татар теле язмышы, яшь иҗатчыларны үстерү, милли мәдәни берләшмәләр- татар театры, ансамбльләре эшен активлаштыру турында да сүз барды. Шунда ук "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының авыллардагы филиалларын булдыру буенча да тәкъдимнәр яңгырады.Катнашучылар кулдан ясалган борынгы һәм заманча курчаклар турында да мәгълүмат алдылар.Утырыш турында тулырак язма газетабызда басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат