Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Душ та, пляж да булсын

"Халык контроле" партия федераль проектын тормышка ашыру кысаларында район һәм шәһәр Советлары депутлары балаларның ял урыннарын тикшерде.

"Нурсан" санаторий - профилакториясе, "Чияле Алан" сәламәтләндерү лагеренда барлык таләпләр үтәлә.
- Болар - балалар ялы өчен идеаль лагерьлар, - диделәр депутатлар беравыздан. Тик менә әлеге идеаль лагерьларга нефть тармагында эшләмәүчеләр балалары өчен квоталарның аз бүленеп бирелүе генә күңелләрне борчый. Моннан тыш, "Заречный" сәламәтләндерү лагеренда да тикшерүләр узган. Сүз дә юк, бу лагерьны алда телгә алынганнары белән чагыштырып булмый. Район һәм шәһәр советларының социаль тармак, мәдәният, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссияләренең узган уртак утырышында әлеге балалар лагерен төзекләндерү буенча да теләкләр яңгырады.
- Корпусларда бәдрәфләр һәм душ кабиналары ясалса, яхшы булыр иде, - ди шәһәр Советы депутаты Евгений Савинов. Моннан тыш, биредәге пляж мәсьәләсе дә күтәрелде. Сүз дә юк, бар да финанслауга кайтып кала. Балалар ялы мәсьәләсе чираттагы сессиянең көн тәртибенә дә кертелде.
Уртак утырышта район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге эше буенча да хисап тыңланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Халык контроле