Елга – уңышлы нокта
ХӘБӘРЛӘР

Елга – уңышлы нокта

Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары елны уңышлы төгәллиләр.

Узган атна азагында мәктәпнең Динара Хәсәнова җитәкчелегендәге "Дети солнца" хореографик төркеме Казан шәһәрендә үткән "Движение-2013" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Моңа кадәр сәнгать мәктәбенең вокалчылары да республика конкурсында катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәткәннәр иде. Әлмәт шәһәрендә үткән "Яшь вокалчы" республика конкурсында Роза Әхмәтҗанова шәкертләре Искәндәр Гайсин - I, Сабина Әбҗаппарова (концермейстерлары Елена Боркова) III дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар. Ольга Гришина кул астында шөгыльләнүче Эвелина Хәйбуллина (концертмейстеры Розалия Гайнанова) конкурстан I дәрәҗә Диплом белән кайтты. Быел әлеге конкурста республиканың төрле район, шәһәрләреннән 70тән артыграк укучы катнашкан.


Нурлат

Нет комментариев