Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фомалылар халык мирасын онытмый

Район һәм авыл мәчетләрендә Мәүлидкә багышланган күркәм чаралар ай буе дәвам итте. Фома авылының яше-карты да Мәүлид бәйрәмен көтеп ала икән. Мәктәптә укучылар катнашында Мәүлид бәйрәмен оештыруны да матур гадәткә керткәннәр.

Агымдагы ел республикада дини гореф-гадәтләрне кайтару елы итеп игълан ителде. Фома урта мәктәбе директоры Хәлим Сафиуллин Мәүлид бәйрәмен мәктәп укучылары һәм авыл аксакаллары өчен истәлекле итеп уздырырга карар кыла.
- Әлеге идеяне район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка җиткергән идем, ул моны хуплады, - ди мәктәп директоры. - Үз чиратымда гаиләм белән аш мәҗлесен әзерләдем. Мәүлид бәйрәме ул - безнең күпгасырлык традициябез. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре оештыру - балаларны, халыкны дингә, әхлакка өндәү өчен зур форсат. Исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр тарату өчен җыелган мәҗлесләр хуплана.
Бу көнне мәктәп укучыларына дин, әхлак, тәрбия темасына район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, Югары Нурлат бистәсе имамы Абдулла хәзрәт Мортазин, Фома авылы имам-хатыйблары Таһир хәзрәт Хәсәнов һәм Мәгъсүм хәзрәт Таһиров вәгазьләр сөйләделәр.
- Милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан район мәктәпләрендә дин дәресләре үткәрә башладык, - ди мөхтәсиб Айрат хәзрәт. - Укучыларга дин, Коръән, тәрбия турында вәгазьләр сөйлибез. Фән белән динне бергә алып барганда, матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Гомумән, бүгенге көндә район җитәкчелеге һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән районыбызда көнчыгыш телле мәктәп ачу турында сөйләшүләр алып барабыз. Бу дин белгечләрен үстерү өчен дә начар булмас иде. Әлеге мәктәпне тәмамлаган яшьләр үзебездә үк өч еллык мәдрәсәне тәмамларлар иде. Планнар бихисап. Хәзер һәр җирлектә балалар өчен дини укулар бара, җәен лагерьлар оештырабыз.
Фома укучыларының динне хөрмәтләүләре күренеп тора. Ир балаларның күбесе азан, салават әйтә, яттан догалар беләләр. Ә кызлар мөнәҗәтләр белән сөендерде бу көнне. Фома балалары даими рәвештә республика, район күләмендә дини конкурсларда җиңүләр яулап киләләр. Монда мәчет һәм мәктәпнең тырышлыгы зур, диләр белгечләр. Әнә, мәктәптә оештырылган Мәүлид бәйрәменнән соң да укучы егетләр мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин, авыл картлары һәм дин әһелләре белән җомга намазына юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Фомкино