Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фомалылар үзләрен борчыган сорауларын җитәкчеләргә бирде

Кичә, 15 гыйнварда, Нурлат районында район җитәкчелеге Фома авылы халкы белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова, җирле хуҗалык җитәкчесе Әхтәм Сөләйманов һәм районның барлык служба җитәкечләре катнашты.

Фомалыларның авыл җыенын көтеп алганнары күренеп тора - бу көнне мәдәният залын тутырып килүләре үк шул хакта сөйли. Аннан ел дәвамында авыл, җирле хуҗалык, район һәм төрле служба җитәкчеләренә сораулары да шактый җыелган булып чыкты, авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин, участок инспекторы Рәүхать Шәфигуллин, ФАП мөдире Рәмзия Вәлиәхмәтованың хисап чыгышларыннан соң һәркайсы үзен борчыган проблемаларын күтәрергә ашыкты. Ел дәвамында авылда шактый эш башкарырга өлгерсәләр дә, проблемалар бар әле һәм аларның кайберләрен авыл җирлеге башлыгы үзе үк кузгатты: даруханәдә дарулар сатуны оештыру, автобус маршруты булдыру, зират тирәсен тимердән тоту кебекләр иде алар. Авыл халкы да битараф түгел. Инде 1977нче елда төзелеп бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән авыл мәдәният йортына, җирле мәктәпкә капиталь ремонт ясауны сорадылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Габделгазиз Юнысов мәктәпкә капиталь ремонтның 2015нче елга билгеләнгәнен әйтте, мәдәният йортын ремонтлау буенча исә район башлыгы Равил Кузюров мөмкинлекләрне караячакларын әйтте. Авыл халкы балалар бакчасы булдыру мәсьәләсен дә күтәрде. Әмма авылда мәктәпкәчә яшьтәге 16 бала гына яшәп, шуларның 9сы 3 яшькә кадәрге сабый булганлыктан, моның мөмкин булмавын әйттеләр. Авылда шулай ук су белән тәэмин итү, авыл урамнарының чисталыгы, ялгыз әбиләрне карап тору өчен социаль хезмәткәр билгеләү, җәмәгать көтүе, буаны төзекләндерү проблемаларын да күтәрделәр. Җирле хуҗалык җитәкчесе Әхтәм Сөләймановның очрашуда үзе катнашуы да сорауларга урында ук турыдан-туры җавап алырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, авыл халкы көтүлек җирләрнең азаеп баруы уңаеннан борчылу белдерде. Әхтәм Исмәгыйлевич бу уңайдан җирләр чикләрен яңадан карап, мәсьәләне уңай якка хәл итәргә ышандырды. Халык авыл буасын ремонтлаттыруда да инвесторга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Монда да мөмкинлекләр каралачак, диде инвестор, әле тагын авылның Зирекле белән ике арадагы елгасында яңа буа булдыру планы да барлыгын җиткерде.
Очрашу азагында район башлыгы Равил Кузюров чыгыш ясап, күтәрелгән проблемалар өстендә эшләячәкләрен әйтте. Су мәсьәләсендә авылны "Чиста су" программасына кертү мөмкинлеге каралачак дип белдерде һәм башка сораулар буенча да һәр служба аерым эш алып барачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат