Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Халык ярдәм итә белә

Крымскида булган фаҗигале хәлләрдән зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм күрсәтүгә нурлатларның да актив кушылуы һәм ике машина төрле әйберләр җибәрелүе турында хәбәр иткән идек инде.

Һәм менә социаль яклау үзәгендә Крымскига гуманитар ярдәмне кабул итү пункты ябылырга да өлгермәде, бирегә халык үзебез районның Мамык авылында килеп чыккан янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар китерә башлады. Билгеле булганча, күптән түгел булган янгында Елисеевлар гаиләсенең йорт-җире тулысы белән янып беткән, зыян күрүче 3 кеше (берсе - 5 яшьлек бала) хастаханәгә эләккән.
Социаль яклау идарәсендә әйтүләренчә, халык әлеге гаиләгә дип көнкүреш кирәк-яраклары китерә. Моннан тыш, гаиләгә матди ярдәм дә бүлеп биреләчәк икән. Бәладә берәү дә ялгыз калырга тиеш түгел.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамыково Нурлат социаль яклау идарђсе Крымск шђџђре