Нурлат делегациясе “Безнең йорт – Татарстан” республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концертында катнашып кайтты.
Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге академия дәүләт опера һәм балет театрында узды һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Нурлат районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева җитәкчелегендәге делегация составында “Родник” чуваш халык ансамбле дә (җитәкчесе – Олеся Илифанова) бар иде.

“Родник” ансамбле өчен бу чара аеруча дулкынландыргыч булган: коллектив зур сәхнәдә чуваш телендә җыр башкарган. Гомумән алганда, фестивальдә республикабызның җиде районыннан килгән иҗат коллективлары чыгыш ясаган.
Нурлатлылар исә бәйрәмнән “Безнең йорт – Татарстан” республика этно-мәдәни фестивале лауреаты дипломы белән кайткан.
Нет комментариев