«Дебют» шахмат клубына йөрүче балалар өчен бу көн бәйрәм булып узган.
Шул көннәрдә Нурлатның “Дебют” шахмат клубында “Шахматчылар сафларына кабул итү” дип аталган традицион чара узган. Анда әле быел гына шахмат уены серләренә өйрәнә башлаган балалар, аларның әтиәниләре һәм якыннары да катнашкан.
“Дебют” клубында менә инде берничә ел дәвамында тәҗрибәле тренер Галия Мөхтәсимова җитәкчелегендә төрле яшьтәге балалар шахмат уйнарга өйрәнә. Әлеге интеллектуаль уен балаларның логик фикерләвен үстерә, игътибарын, хәтерен ныгыта. Ул мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, алдан уйларга һәм үз көчеңә ышанырга өйрәтә. Шуны истә тотыптыр, күрәсең, әти-әниләр арасында балаларын шахмат клубына йөртергә теләүчеләр шактый һәм быел клуб сафлары кече төркемгә йөрүче тагы 16 малай һәм кыз белән тулыланган.

Бәйрәм кызыклы мизгелләргә бай булган. Балалар өчен Шахмат короле һәм Шахмат королевасы мавыктыргыч викторина үткәргәннәр. Ә физкультминутка вакытында яшь шахматчылар, ике командага бүленеп, шахмат фигураларын тактага тизлеккә урнаштыруда ярышканнар.
Азактан исә балалар шахматчы антын биреп, зур шахмат тактасында үзләренең беренче символик йөрешләрен ясаганнар.
Бәйрәм бүләксез була димени инде. Шахматны яңа гына өйрәнә башлаган балаларга значоклар һәм татлы бүләкләр белән бергә шахматчылар сафларына кабул ителүләре турында исемле сертификатлар да тапшырылган.
Нет комментариев